Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары белән очрашты
Сөйләшүдә узып баручы елда республика өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – юнәлеш комитетлары җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, Юрий Камалтынов, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, очрашуны уздырырга Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән.
Сөйләшүдә республика өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шул исәптән узып баручы елның икътисади күрсәткечләрен йомгаклауга, закон чыгару инициативаларына тукталды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, парламент бүген җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итүдә мөһим роль уйный. "Җәмгыятьтә тынычлык, тотрыклылык, татулык – икътисадның киләчәк үсеше нигезе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу җәһәттән без законнарга һәм безнең парламентка таянабыз".
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2016 ел тәмамланып килә, парламентның быелгы 26 декабрьдә булачак соңгы утырышында депутатларның эшенә йомгак ясалачак. Ул парламент эшчәнлеге үзенчәлекләре турында Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат биреп, быел 10 утырыш уздырылган, 330 мәсьәлә каралганын искәртте.
Моннан тыш, парламент җитәкчесе Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар белән бергәләп эшләүне көчәйтергә кирәк дип саный. 2017 елда ай саен очрашырга карар кылдык, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, 2016 елда гражданнардан 2618 мөрәҗәгать кергән, 667 кеше шәхсән кабул ителгән. Моннан тыш, Дәүләт Советының рәсми сайтына 700ләп хәбәр кергән, 23 матбугат конференциясе уздырылган.
Очрашу барышында депутатлар Татарстан Президентына республиканың банк өлкәсендәге хәлләргә, социаль якланмаган халык катламнарын социаль наем шартларында торак белән тәэмин итүгә, сырхауханәләрдә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшыртуга һәм тулаем сәламәтлек саклау өлкәсенең һәркем өчен үтемле булуына кагылышлы һәм гражданнардан кергән башка кайбер актуаль сорауларны бирә алды.
Аерым алганда, "Татфондбанк"ка кагылышлы вазгыятькә кагылышлы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген республикада эш төркеме төзелгән, аңа тиешле ведомстволар вәкилләре кергән, шул исәптән Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләре дә, акча кертүчеләр өчен кайнар линия ачылган. Ул шулай ук искәрткәнчә, "Татфондбанк" клиентларына иминиятләштерелгән акчаларын түләячәк банклар билгеләнгән.
1400 мең сумнан артмаган һәм дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән суммаларны барысы да алачак, диде Рөстәм Миңнеханов. "Акчалары күбрәк булганнарга кыенрак туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, без банкның акча кертүчеләрен ташларга җыенмыйбыз, юридик затлар өчен зыяннарын мөмкин кадәр киметү өчен ташламалы кредитлау юлларын табачакбыз. Бу бик җитди хәл, ул барыбызны да борчый", – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз