news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 яшьлек әбисен юбилее белән котлады

Чәчәкләр һәм бүләкләр кабул итеп алган Евдокия Солдатова гаиләсе Президентны сөтле чәй белән сыйлаган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 яшьлек әбисен юбилее белән котлады
president.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 100 яшьлек әбисен  юбилее белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

100 яшьлек Евдокия Солдатова Татарстан Президентыннан чәчәкләр, бүләкләр кабул итеп алган. Шуннан соң, Рөстәм Миңнехановны бәйрәм табынына чакырып, сөтле чәй белән сыйлаганнар.

Евдокия Солдатова Лаешта яши, биш бала анасы, тыл хезмәтчәне.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot