news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны армиягә озатты

Республикадан Мәскәү, Мурманск һәм Саратов хәрби частьләренә 82 егет китте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны армиягә озатты
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткә китүче егетләр белән очрашты. Чара республиканың «Патриот» спорт-патриот һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә узды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Республикадан Мәскәү, Мурманск һәм Саратов хәрби частьләренә Татарстаннан 82 егет китте. Республика үз бурычын намуслы башкаручылар белән горурлана, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанлылар югары әзерлек, мотивация, дисциплина һәм бөтен авырлыкларны җиңә алу белән һәрвакыт дан тотты», — диде ул һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның батырлыкларын истә тотарга өндәде. 

Татарстан Президенты хәрби хезмәт узучы солдатлар белән дә видеоэлемтә аша аралашты. Әңгәмәдә Мәскәүнең Преображенский полкында, ракета кораблары һәм катерлар бригадасында, Севастопольдә һава һөҗүменә каршы 31 нче дивизиянең зенит-ракета полкында хезмәт итүчеләр һәм башкалар катнашты. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Биектау, Саба һәм республиканың башка районнарыннан киткән егетләр хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов хәрби частьләрдәге вазгыять турында кызыксынды, шулай ук татарстанлыларның ничек хезмәт итүе турында да сорашты. Татарстан хәрби частьләр белән шефлык элемтәләре булдыруга зур игътибар бирә — 50 дән артык килешү төзелгән.

«Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Республикага әйләнеп кайтуыгызны көтәбез!», — диде Татарстан Президенты командованиегә, Татарстан солдатларына һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100