news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлады

Республика президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә котлау открыткасы урнаштырган.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлады
tatarstan.ru

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул әлеге уңайдан Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә котлау открыткасы урнаштырган.

«Сез торак йортлар һәм социаль объектлар сафка бастырасыз, ишегалларын һәм паркларны тәртипкә китерәсез, заводлар төзисез», - дип язган Президент һәм төзелеш комплексында эшләүчеләргә авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдергән.


news_right_1
news_right_2
news_bot