news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады

Татарстан галимнәренең иң кыю идеяләре республика үсешенә хезмәт итеп кенә калмыйча, барлык кешелек казанышына әйләнер дигән ышанычта калам, диелгән юллар бар Премьер-министр котлавында

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Бүген - Россия фәне көне. Шул уңайдан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга котлау юллады.

Хөрмәтле фән эшлеклеләре - фәнни-тикшеренү институтлары, фәнни-техник үзәкләр һәм бүлекләр, югары уку йортлары хезмәткәрләре!

Татарстанның имиджын билгеләүдә аның эре фәнни һәм мәгариф үзәге булуы мөһим роль уйный. Казанның мәшһүр фәнни мәктәпләре дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылу алган. Республиканың зур интеллектуаль потенциалы безнең горурлыгыбыз.

Татарстан фән эшлеклеләренең бүгенге буыны өлкән буынның данлыклы традицияләрен уңышлы дәвам итә. Галимнәребез уйлап табучанлыгы, хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылышы белән аерылып тора. Без сезнең белән горурланабыз, чорлар, буыннар һәм фәнни традицияләрнең алга таба дәвам итүе өчен барысын да эшләячәкбез.

Бүген ныклы үсеш алган илләрдә фән, интеллекталь байлык барлык җәмгыятьнең һәм икътисадның яшәве, үсеше өчен җитди нигез булып санала. Шуңа күрә яңа технологияләр кертү, мәгълүмат системаларын үстерү, галимнәрнең уңдырышлы иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыру мөһим дәүләт приоритетлары булып тора.

Фән һәм инновацияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе –фәнни кадрлар әзерләү. Республикага заманча белеме булган һәм алдынгы технологияләр кулланып эшли белүче, инновацияләр өчен ачык, иҗади реализацияләү сәләтенә ия югары класслы белгечләр кирәк. Казанда Идел буе федераль университетын, федераль тикшеренү университетын оештыру югары белем системасында фәнне сизелерлек ныгытачагына, фән һәм мәгариф интеграциясенә ярдәм итәчәгенә, фән һәм икътисадның үзара йогынтысында инновация механизмнарын формалаштырачагына шик юк.
Шушы бәйрәм көнендә яңа ачышлар һәм эшләрегездә уңышлар телим. Татарстан галимнәренең иң кыю идеяләре фәнни казанышларга әйләнер, республика үсешенә хезмәт итеп кенә калмыйча, барлык кешелек казанышына әйләнер дигән ышанычта калам, диелгән юллар бар Премьер-министр котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100