Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны республика Конституциясе көне белән котлады
ТР Президенты Конституция көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Конституция көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. ТР Президентының мөрәҗәгатендә мондый юллар бар:
“Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм республиканың Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
Республика һәм ил өчен хәлиткеч чорда кабул ителгән Татарстан Конституциясе, гражданнар хокукларына ныклы гарантияләр биреп, сәяси төзелешебез нигезләрен законлы төстә беркетте. Ул демократия, чын федерализм, яңа буыннарның мул һәм имин киләчәге юлын сайлаган миллионлаган татарстанлыларга ышанычлы юнәлеш күрсәтте.
Хакимиятнең гражданлык җәмгыяте белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге социаль-сәяси тотрыклылыкның иң яхшы формуласы икәнлеген, күптән түгел булып узган муниципаль сайлаулар тагын бер кат раслады. Татарстанның соңгы елларда ирешкән һәм һәркем тарафыннан танылган казанышлары - республиканың Төп Законында беркетелгән уңышлы икътисадый һәм социаль үсеш курсының нәтиҗәсе ул.
Бүген Татарстан икътисады, фәне һәм мәгарифе алдында яңадан-яңа мөмкинлекләр ачыла. Дәүләт һәм бизнес республиканың көндәшлеккә сәләтле өстенлекләрен гамәлгә ашыруның яңа ысулларын таба. Безнең, федераль үзәк белән тыгыз бәйләнештә, алдынгы төбәк булырга омтылышыбыз, күп кенә саллы, өметле проектларны гамәлгә ашыру белән ныгытыла. Алар исәбенә ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексы төзелеше, Алабуга ирекле икътисадый зонансыың, технопаркларның, IТ паркның, башка инновацияле мәйданчыкларның үсеше, 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы инфраструктурасын булдыру һәм бик күп башка эшләр керә.
Дәүләтчелегебезнең Татарстан Конституциясендә беркетелгән социаль характеры эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. 2011 елга бюджет проектына күп кенә мөһим социаль өстенлекләр һәм гражданнар каршындагы бурычлар кертелде. Безнең өчен иң әһәмиятле булган мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларын финанслау сизелерлек арта.
Күпмилләтле Татарстанда аерым игътибар, гадәттәгечә, милли һәм конфессиональ үсеш гарантияләренә бирелә. Конституциянең әлеге нормалары республикабызның бай эчтәлекле милли-мәдәни тормышы белән ныгытылып бара. Туган телдә белем алу, милли мәдәниятне һәм традицион диннәрне үстерү өчен кирәкле мөмкинлекләр тудырыла.
Законлылыкны алга таба ныгыту, хокукны иҗтимагый алгарышның куәтле факторына әверелдерү буенча системалы эш алып барыла. Суд хакимиятенең абруен күтәрү, тикшерү органнарында һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклау структураларында реформа ясау буенча федераль башлангычлар шуңа юнәлтелә. Аларны уңышлы рәвештә гамәлгә ашыру өчен Татарстанда барлык кирәкле шартлар бар дип саныйм.
Кадерле дуслар!
Мәгълүм булганча, зур нәрсәләр ерактан яхшырак күренә. Татарстан Конституциясе кабул ителгән көннән ераклаша барган саен, без аның мәңгелек әһәмиятен ныграк аңлый барабыз. Унсигез ел элек республиканың Төп Законын кабул итү - Татарстан дәүләтчелеген үстерү юлында мөһим адым булды.
Газиз республикабыз һәм барлык татарстанлылар киләчәктә дә үзебез сайлаган юлдан шулай ук ныклы һәм ышанычлы адымнар белән барыр дип ышанам.
Сезгә чын күңелдән тынычлык, бәхет, игелекле һәм бәрәкәтле тормыш телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз