news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика гербы көне белән котлады

Интернет кулланучылар котлауларга кушылды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика гербы көне белән котлады. Ул үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә яшь алып баручы Ислам символның барлыкка килү тарихы турында сөйләгән роликны куйган.

Ислам сөйләгәнчә, канатлы барс төшерелгән республика гербы 1992 елның 7 февралендә расланган. Идея авторы — галим Назыйм Ханзафаров, ә аны рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов чынга ашырган.

«Гербның нинди булачагы турындагы карар озак хәл ителде. Сөембикә манарасы, зилант тәкъдим ителде, нәтиҗәдә ул — Татарстан халкын яклаучы сайланды. Герб республика флагы төсләрендә эшләнгән: кояш кызыл, барс һәм калкандагы чәчәкләр ак, кысалары яшел, ә менә калкан, милли бизәк һәм „Татарстан“ язуы алтынсу», — дип сөйләде яшь алып баручы. 

Интернет кулланучылар котлауларга кушылды. «Милләтебез һәр буында балкып яшәсен», «Герб бәйрәме белән, минем яраткан Татарстаным», — дип язган алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100