Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады
Нефть һәм газ комплексы – илебез икътисадының җәмгыятьтә икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүче төп тармагы, дип билгеләп үтте ТР Президент
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә сентябрьнең беренче якшәмбесендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ачык акционер җәмгыяте Директорлар советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны бәйрәм белән котлады:
“Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Кадерле ветераннар!
Татарстан Республикасы исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән кайнар котлыйм.
Нефть һәм газ комплексы – илебез икътисадының җәмгыятьтә икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны, Россия Федерациясенең үсешен, аның энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итүче төп тармагы.
Нефть һәм газ сәнәгате Татарстан Республикасы икътисадының бюджет хасил итүче тармагы булып тора. Нефтьчеләрнең һәм газчыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән һәм Россия Федерациясендә тиңдәше булмаган күп кенә социаль проектлар тормышка ашырыла.
Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне «Татнефть» ачык акционер җәмгыяте оешуга – 60 ел, «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелүгә 55 ел тулуны бәйрәм итү көннәренә туры килде. Татарстанның нефть һәм газ сәнәгатен булдыруда һәм аны үстерүдә әйдәп барган, зур сынаулар узган ветераннарны – тармакның беренче карлыгачларын бүген аеруча зур хөрмәт белән искә алабыз. Республикабыз икътисадын үстерүгә зур өлеш кертүегез өчен сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Татарстан нефтьчеләренең һәм газчыларының сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яңа буыны данлы хезмәт традицияләренә тугры калыр, аларны тагын да үстерер һәм ныгытыр.
Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре хезмәт коллективлары алдында бүген яңа җитештерү предприятиеләре ачуга, гамәлдәгеләрен яңартуга, углеводород чималы ятмаларын торгызу эшен киң җәелдерүне тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасыннан читтә яңа чыганакларны үзләштерүгә юнәлтелгән эре инвестиция проектларын тормышка ашыру бурычы тора. Нефть һәм газ комплексын динамикалы үстерүдә ирешелгән тизләнешне саклап калачагыбызга шигем юк.
Нефть һәм газ сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакына яңа хезмәт уңышлары телим”, - диелгән котлауда.
Татарстан Республикасы Президенты,
«Татнефть» ачык акционер җәмгыяте Директорлар советы Рәисе Р.Н. Миңнеханов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз