Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады
«Курск янындагы сугышларда татарстанлылар да зур батырлыклар күрсәтте», - диде Татарстан Президенты.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
«1943 елның җәендә Курск дугасында барган канкойгыч бәрелешләр Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш булды», - диде республика Президенты.
«Курск янындагы сугышларда татарстанлылар да зур батырлыклар күрсәтте», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Балык Бистәсе районында туып үскән, Советлар Союзы Герое, сержант Зәки Шәймәрдәновны искә алды. Ул бер сугышта дошманның 5 танкын юк иткән.
«Шуны шикләнмичә әйтергә мөмкин: Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итү хөрмәтенә аттырылган җиңү салюты залпларында Татарстанның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы да чагылыш тапкан», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз