news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

"Бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә", - диелә котлауда.

 (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты мөселманнарны Корбан гаете белән котлады:

"Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу көннәрдә планетабызның төрле почмакларыннан килгән миллионлаган мөэмин-мөселман ислам дөньясының үзәге саналган Мәккә шәһәренә хаҗ кыла, Ибраһим пәйгамбәрне һәм барлык дин кардәшләребезне туры юлга күндерүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Кайда гына булсак та – изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган йортыбыздамы – бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә.

Раббыбызга корбан китереп, без җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, дин кардәшләребез күпләп яшәгән Көнчыгышта тынычлык урнашуын сорап дога кыла.

Бүгенге көндә Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яшәвенең күркәм үрнәге. Бу елның иң әһәмиятле вакыйгасы булып Болгар ислам академиясенә нигез салу тора, ул Казан Богородица монастыре комплексы эчендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эшләре белән бергә башланып китте.

Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган республикабызның тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен!

Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә әлеге мөкатдәс бәйрәм көнендә бәхет, сәламәтлек һәм муллык телим, Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100