news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Каравон» рус фольклор бәйрәме белән котлады

“Каравон, Сабантуй белән беррәттән, гасырлар дәвамында дус-тату гомер итүче татар һәм рус халыклары бердәмлегенең ачык мисалы булып тора”, - диелә котлауда

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Каравон» рус фольклор бәйрәме белән тәбрик итте.

Кадерле татарстанлылар!

Cезне чын күңелдән Каравон рус фольклор бәйрәме белән котлыйм!
Элек-электән килгән гадәт буенча, быел да гүзәл Лаеш җиренең Рус Никольское авылы дәртле, күмәк җырларга күмелер, кулга-кул тотынышып баскан кешеләрнең әйлән-бәйлән уены күңелләрне җилкендерер.
Тормышыбызга энтузиастлар һәм фольклор белгечләре тырышлыгы белән кайтарылган Каравон хәзер бөтенхалык тантанасына әверелде, республика бәйрәме статусын алды. Аның даны Татарстаннан читтә яшәүчеләр арасында да таралды. Каравон, Сабантуй белән беррәттән, гасырлар дәвамында дус-тату гомер итүче татар һәм рус халыклары бердәмлегенең ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә шундый очрашулар мәдәни багланышларны көчәйтә, дуслык күперләрен ныгыта.
Бәйрәмне оештыручылар да, анда катнашучылар да олы рәхмәт сүзләренә лаек дип уйлыйм. Алар Каравонның халыкчанлыгын, үзенә генә хас төсмерләрен, асылын ачып бирү өчен яңадан-яңа чаралар уйлап табалар. Быелгы Каравон да матур традицияләребезне яңартуда һәм үстерүдә тагын бер әһәмиятле адым булыр дип ышанам.
Хөрмәтле дуслар, сезгә халык иҗаты чишмәләренең саф суларын татып, чорлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешкә сокланып, шатлыклы хисләр кичерү насыйп булсын! Һәрберегезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов



news_right_1
news_right_2
news_bot