news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады

Тел — безнең милли казанышыбыз һәм байлыгыбыз, дип язган ул инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады
https://president.tatarstan.ru

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган видео куйды.

«Тел — безнең милли казанышыбыз һәм байлыгыбыз. Халыкара туган тел көне белән!» — диелгән видео янына.

Социаль челтәр кулланучылар Рөстәм Миңнехановның үзен дә, Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре юлларын язып, бәйрәм белән котлый.


news_right_1
news_right_2
news_bot