news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады

Республика Президенты социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә татарстанлыларның классик автомобильләргә мәхәббәтен чагылдырган фотолар урнаштырган.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Автомобильчеләр көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләренә язылучыларны Автомобильчеләр көне белән котлады.

Республика Президенты татарстанлыларның классик автомобильләргә мәхәббәтен чагылдырган фотолар урнаштырган. Шул ук вакытта, фотоларның берсендә – ул үзе. «Автомобильчеләр көне белән, иптәшләр. Юлыгызда киртәләр очрамасын!», - дип язган Миңнеханов фото астына.

Рөстәм Миңнеханов – профессиональ автоузышчы, Россиянең атказанган спорт мастеры. Ул - «Көмеш ладья» автокросс узышларының җиңүчесе (2001), Д2 классында автокросс буенча өч тапкыр Россия чемпионы (2001, 2002 һәм 2003), D1 классында автокросс буенча Европа чемпионатының ике тапкыр бронза призеры (2004 һәм 2005), автокросс һәм ралли-кросс буенча Россия чемпионатлары һәм ТР Президенты Кубоклары призеры.

Россиядә Автомобильчеләр көне октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1976 елда гамәлгә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot