news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга тилчә керү афәткә тиң булачак

Татарстан Президенты ветеринария хезмәтенә терлек һәм кош кертүне катгый контрольгә алырга кушты.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр Россиянең күрше төбәкләрендә тилчә очраклары ачыкланганын әйтте. «Безнең республикада терлекчелек үсеш ала, безнең өчен бу чир керү афәткә тиң булачак», — диде ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Президент Россиянең ветеринария авырулары буенча начар хәлдәге төбәкләреннән терлек һәм кош кертүне катгый контрольгә алырга кушты.

«Ветеринария куркынычсызлыгы өлкәсендә хәл хафалы. Тикшерүсез бер терлек һәм кош та кертелергә тиеш түгел. Бу эшкә җиңел карарга ярамый», — дип мөрәҗәгать итте ул Россельхознадзор һәм ветеринария идарәсенә.

Рөстәм Миңнеханов алып сатарлар белән урыннарда аңлату эшләре үткәрүне сорады.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot