news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга Дубай Ислам банкының кадрлар әзерләү тәҗрибәсе кызыклы

Нәкъ менә Дубай Ислам банкы финанслауның ислам инструментын тормышка ашырды.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга Дубай Ислам банкының кадрлар әзерләү тәҗрибәсе кызыклы
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Дубай Ислам банкының кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам банкы төркеме генераль директоры Аднан Чилван һәм Обейд аль-Хамли банк идарәчесе директоры Абдулла Али белән очрашуда җиткергән.

Очрашу Татарстан лидеры Дубайның ислам икътисадын үстерү үзәгендә булганда узган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка Дубай Ислам банкының мөмкинлекләре, проектлары һәм максат, бурычлары турында сөйләгәннәр. Сөйләшү барышында нәкъ менә әлеге кредит оешмасы финанслау өлкәсендә  ислам инструментын беренче булып гамәлгә кертүе турында әйтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot