news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга чит ил туризмы сегментын киңәйтергә кирәк

ТР Президенты сүзләренчә, хәзер чит ил кунаклары республикага килүче туристларның 19 процентын тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанга чит ил туризмы сегментын киңәйтергә кирәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанга чит ил сәяхәтчеләрен активрак җәлеп итәргә туры киләчәк, чөнки хәзер алар өлешенә гомуми туризм агымының нибары 19 проценты туры килә. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршындагы совет утырышыннан соң әйтте.

«Безгә чит ил туризмы кебек сегментларны киңәйтергә кирәк (алар маржиналь). Әлегә чит ил туристларының гомуми санның 19 процентын гына тәшкил итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Туристлар агымын федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр – электрон визалар һәм визасыз режим кертү хисабына арттырырга мөмкин. Ә дини мөселманнарны Татарстанга хәләл туризм җәлеп итәргә мөмкин.

«Хәләл медицина, хәләл белем бирү – болар өстәмә юнәлеш булып тора», - дип аңлатты Татарстан Президенты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100