news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы иң заманча автодромны ачты

Бүген Казанда “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе һөнәри лицее базасында машина йөртү осталыгына өйрәтү өчен яңа автодром ачылды

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Казанда “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе һөнәри лицее базасында машина йөртү осталыгына өйрәтү өчен яңа автодром ачылды. Автодромны ачу тантанасында Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Яңа автодром Татарстандагы шундый корылмаларның беренчесе. 0,9 гектар биләгән мәйданда юл билгеләре һәм ут баганалары куелган машина йөртергә өйрәтү юллары урнашкан. Автодромда төрле юл чатлары, эстакада, тимер юл кичүе бар.
Автодром электрон системалар белән җиһазландырылган. Трассада датчиклар һәм видеокүзәтү системалары куелган, моннан тыш, видеокамералар өйрәтү автомобильләрендә дә бар. Машина йөртү осталыгына өйрәнүчеләрне әзерләү өчен трасса янәшәсендә электрон мәгълүмат терминалы урнаштырылган. Өйрәтү процессын контрольдә тоту өчен махсус диспетчер пункты җиһазландырылган, бөтен мәгълүматлар шунда туплана.
Яңа комплекс составына 5 өйрәтү автомобиле, автобус һәм инвалидлар өчен бер автомобиль керә.
Автодромда машина йөртү осталыгына өйрәнүдән тыш, имтиханнарны бирергә дә мөмкин. Әлеге комплекс B, С, D категорияләре алу өчен имтиханнар тапшыруда Россиянең яңа методикасы таләпләренә җавап бирә.
Бүген Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфан Галәвов яңа автодромның символик кызыл тасмасын кисте. Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып автодром буйлап өйрәтү автомобилендә узды, ә Илсур Метшин һәм Әсфан Галәвов Премьер–министрның пассажирлары булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм Казан мэры шулай ук “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең лицее белән дә танышты. Кунаклар студентлар белән аралашты, лицейның бай техник базасын – автомобиль двигателенең стенд моделен, машина йөртүчеләр өчен компьютер тренажерларын карады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100