news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр җинаятьчелегенә каршы көрәшне контрольгә алды

Татарстан Иминлек Советы утырышында үсмерләр арасында җинаятьчелек мәсьәләсе турында фикер алышу планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр җинаятьчелегенә каршы көрәшне контрольгә алды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр арасында җинаятьчелеккә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен киңәйтелгән киңәшмә әзерләргә йөкләде. Татарстан Иминлек советы фикер алышу өчен мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты һәм хокук саклау органнары катнашында киңәшмә узган. Анда оешкан җинаятьчелек һәм, аерым алганда, балигъ булмаганнарның җинаятьчелеге мәсьәләләре каралган.

"Вазгыять контрольдә. Президент гражданнарның борчылуын күрә, шуңа күрә әлеге темага киңәйтелгән киңәшмә оештырырга кушты. Ул Татарстан Иминлек советында узар дип көтелә», — диде Лилия Галимова.

«Бу мәсьәлә Рөстәм Нургалиевичның шәхси контролендә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100