Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда янгынга каршы режим махсус кертергә карар кылды
У, аерым карар биргәнче, гамәлдә булачак
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 6 июньнән, аерым карар биргәнче, республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава һәм янгын куркынычы 5 нче класслы булу сәбәпле, гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян, зур матди югалтулар китермәү максатыннан, режим кертелә.
Татарстан Республикасы Президенты карары, беренче чиратта, ТР да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәсе органнары һәм территориаль система көчләре өчен билгеләнгән.
Искәртеп узабыз: 6 июньдә хөкүмәт киңәшмәсендә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гадәттән тыш хәл режимы кертү тәкъдиме белән чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз