news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда волонтерлык ресурс үзәген төзергә йөкләмә бирде

Волонтерларны әзерләү үзәген булдыру турында карар Татарстан Президенты һәм Россия Федераль яшьләр эшләре агентлыгы башлыгы очрашуында кабул ителде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда волонтерлык ресурс үзәген төзергә йөкләмә бирде
Александр Эшкинин

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада волонтерлык ресурс үзәге төзеләчәк. Бу хакта “Ел волонтеры-2018” республика премиясен тапшыру тантанасында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, волонтерларны әзерләү укыту үзәген булдыру мәсьәләсе Россия Федераль яшьләр эшләре агентлыгы башлыгы Александр Бугаев тарафыннан бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республика башлыгы белән очрашуда күтәрелгән.

Рөстәм Миңнеханов тиешле эшне башкаруны йөкләде инде, диде Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot