Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда туып, белем алып, республикадан читкә киткән яшь белгечләр белән очрашты
Президент яшьләрнең читкә китү сәбәпләрен ачыкларга кирәк дип саный
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә "Сәләтләргә юл ачу" халыкара форумының пленар утырышы алдыннан, төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән, хәзерге вакытта төрле сәбәпләр аркасында республикадан читтә яшәүче ватандашларыбыз белән очрашты.
Очрашуда Россиянең башка төбәкләре шәһәрләреннән һәм чит илләрдән, Казанда туып үскән һәм Татарстан югары уку йортларын тәмамлаган яшь 50 белгеч катнашты. “Без сезнең өчен шатланабыз, чөнки сез – республикабызның конкурентлы потенциалы, - дип белдерде Президент. Ул ассызыклаганча, республикадан яшьләр китүгә мөнәсәбәттә төрле карашлар бар. - Мин моны начар дип санамыйм, әмма сәбәпләрен белү мөһим. Шул сәбәпләрне ачыклау һәм аларны киләчәктә исәпкә алу өчен, махсус сезнең арада анкеталаштыру уздырдык”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы республикадан читкә киткән белгечләрнең Татарстанның халыкара багланышларында бәйләүче күпер була алуына игътибарны юнәлтте. “Без сезнең уңышларыгызны үзебезнең яшьләргә күрсәтергә телибез”, - диде Президент.
Очрашу барышында яшьләр Рөстәм Миңнехановка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Республика башлыгы бүген яңгыраган барлык тәкъдимнәрне рәсми төстә теркәп куярга кирәк дип саный.
Яшьләрнең читкә китүе мәсьәләсен Президент форумның пленар утырышында да күтәрде. “Яшь татарстанлыларның читкә китү сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Әгәр белем туплап, чыныгып, әйләнеп кайтырга исәпләре булса – бер хәл, ә әгәр дә, монда игътибарсызлыктан үзләренә юл таба алмыйча, ирексездән китүчеләр булса – бу икенче мәсьәлә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, “2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасын гамәлгә ашырганда, республика хакимияте белән кире элемтә урнаштыру зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз