news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда цифрлы телевидениегә күчүне кичектерүне сорады

Татарстан җитәкчелеге фикеренчә, цифрлы телевидениегә күчкәндә республика халкының фикере исәпкә алынырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда цифрлы телевидениегә күчүне кичектерүне сорады
Михаил Захаров/архив

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтеннән республикада цифрлы телевидениегә күчүне июньнән октябрь аена кадәр кичектерүне сорады. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.

«Рөстәм Нургалиевич исеменнән РФ Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать юлланды. Аның буенча хәлиткеч карар көтәбез. Без цифрлы телевидениегә күчүне 3 июньнән октябрь аена кадәр кичектерүне сорап мөрәҗәгать иттек. Хат әзер инде, ул тиешле инстанциягә җибәрелде», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге, җитди уңайсызлыклар килеп тумасын өчен, цифрлы телевидениегә күчкәндә халыкның фикере исәпкә алынырга тиешлеген күп тапкырлар билгеләп үтте.

  • Россиядә цифрлы телевидениегә күчү өч этапта уза. Татарстан аналог телевидениесе 3 июньдә эшләүдән туктаячак төбәкләр арасына керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot