news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда торак тапшыруда рекордка федераль ярдәм белән ирештек

Үсешнең төп драйверы шәхси торак төзелеше — аңа гомуми күләмнең өчтән ике өлеше туры килә.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда торак тапшыруда рекордка федераль ярдәм белән ирештек
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). 2021 елда Татарстан рекордлы күләмдә — 3 миллион квадрат метрдан артык торак төзеп тапшырды. 

Моңа Россия җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары аша ирешү мөмкин булды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

«Без торак төзелешендә беренче тапкыр 3 миллион квадрат метрдан узып киттек — бу җитди эш. Төзүчеләргә, муниципалитетларга эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм монда ил җитәкчелеге, Россия Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының роле бик зур. Соңгы вакытта кабул ителгән проектлар һәм карарлар җитди нәтиҗә бирде», — дип ассызыклады ул.

Коллегия утырышында Татарстанның 2021 елда торак тапшыру буенча планы 2,6 миллион квадрат метрны тәшкил итүе әйтелде. Чынлыкта 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Үсешнең төп драйверы шәхси торак төзелеше — аңа гомуми күләмнең өчтән ике өлеше туры килә. Шәхси торак өлешендә 2 миллион квадрат метрдан артыграк торак файдалануга тапшырылган. Бу 15,3 меңнән артык яңа шәхси торак йорт дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100