Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда төзелгән Төркия заводларына ихтыяҗ зур
Татарстан Президенты Төркиянең сәүдә палаталары һәм биржалар берлеге җитәкчесе Рифат Хисарҗиклыоглу белән очрашты.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә Төркия инвесторлары тарафыннан төзелгән сәнәгать предприятиеләре базарда кирәкле продукция җитештерәләр һәм яхшы финанс нәтиҗәләрен күрсәтәләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә палаталары һәм биржасы берлеге җитәкчесе Рифат Хисарҗиклыоглу белән очрашуда хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Хисарджиклыоглу әфәндегә Казанга визиты һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Без Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия партнерларыбыз белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирәбез. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – Төркиядә абруйлы оешмаларының берсе сәүдә палаталары һәм биржалар берлеге белән хезмәттәшлек итү», - диде Татарстан Президенты.
Татарстан Россия һәм Төркия арасында нәтиҗәле элемтә звеносы булырга омтыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Элемтәләрне киңәйтүгә Төркия Президенты һәм Премьер-министры, Парламент Рәисе, министрлар һәм губернаторларының Казанга визитлары мөһим этәргеч булды.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Татарстан икътисадында эре инвестор булуын искәртте. «Республика территориясендә төзелгән заводларга ихтыяҗ зур һәм бик яхшы эшли. Товар әйләнеше күрсәткечләре яхшы динамика күрсәтә. Безгә хезмәттәшлек дәрәҗәсен кадерле», - диде ул. Бүген Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар барлык тармакларда да диярлек гамәлгә ашырыла: энергетика, нефть химиясе, төзелеш, мәгариф, спорт һәм башкалар.
Рифат Хисарҗиклыоглу Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Төркия компанияләренең Татарстанның инвесторларга мөнәсәбәтен югары бәяләвен билгеләп үтте. "Төркия инвесторлары үз проектларын гамәлгә ашыру өчен мәйданчыкны сайлап алганда, беренче чиратта нәкъ менә Татарстанны карыйлар", - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз