news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда төзекләндерү өлкәсендә системалы эш алып барыла

Рөстәм Миңнеханов Сочида инвестиция форумында Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда төзекләндерү өлкәсендә системалы эш алып барыла
архив

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида инвестицион форум кысаларында узучы «Уңайлы шәһәр икътисады» сессиясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү турында сөйләде.

«Күп кенә әйберләрне үзгәртергә туры килде, чөнки бездә проектлау нормалары, сатып алу стандартлары бар, әмма иң мөһиме — кешеләр кирәк», — диде Президент.

Ул шулай ук Татарстанда төзекләндерү өлкәсендә системалы эш алып барылуын әйтте. «Башкала гына түгел, безнең барлык муниципалитетларның да программалары бар. Без күпме дә булса акча биреп кенә калмыйбыз, без программаны алабыз, фикер алышабыз, иң нәтиҗәлеләрен сайлыйбыз, һәм һәр муниципалитет диярлек проект ала», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу координаторы, Россия тышкы икътисад банкы рәисе Игорь Шувалов билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча гаять күп эш башкарылды.

«Әлбәттә, федераль үзәкне еш кына моның зур федераль инвестицияләр булуында, дип битәрлиләр. Әмма шуны әйтергә тиешмен: бу инвестицияләр барысы да файдага булды. Бар кеше дә яңа шәһәр барлыкка килерлек итеп акча тота белми», - дип шәрехләде Шувалов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot