news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Төркия инвесторларына ярдәм булачагын белдерде

Татарстан Президенты Төркиянең эшлекле даирәләрен Татарстанга килеп, сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасы белән танышырга чакырды.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”).  Татарстанда Төркия инвесторларына ярдәм була, Татарстан Төркия партнерлары белән хезмәттәшлек итүнең югары дәрәҗәдә булуның кадерен белә, дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Төркия-Татарстан” бизнес-форумында. Бу турыда Татарстан лидеры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең эшлекле даирәләрен Татарстанга килеп, сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасы, инвесторлар өчен шартлар белән танышырга чакырды.

“Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләре өчен бүген әһәмиятле булган динамиканы өстәргә тиеш. Татарстанда каралачак сезнең проектлар барысы да югары дәрәҗәдә ярдәм алачак”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

Россия белән Төркия арасында икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек җайга салынган, оператив һәм динамик үсеш ала торган булуы белән Татарстан Республикасы үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъелышев.

“Татарстан Республикасы Россиянең икътисади үсеш алган төбәкләренең берсе булып санала. Татарстанның Төркия партнерларына яхшы билгеле булуы күңелле”, - диде дипломант.

Форум азагында Татарстан Икътисад министрлыгы, Яшел Үзән районы белән “Гебзе” Оештырылган сәнәгать зонасы арасында хезмәттәшлек турында документ имзаланды. Шулай ук Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге белән Татарстан Әлмәт муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында беркетмә имзаланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot