news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда студент отрядларына алга таба да ярдәм булачагын әйтте

Бүген Студент хезмәт отрядларының республика форумында бүләкләнүче журналистлар арасында "Татар-информ" хәбәрчесе Чулпан Шакирова да бар.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Универсиада авылында студент хезмәт отрядларының III республика форумы уза. Тантаналы өлештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Татарстанда студент отрядларына алга таба да ярдәм булачагын әйтте. Форумда бүләкләнүче журналистлар арасында "Татар-информ" хәбәрчесе Чулпан Шакирова да бар.

Илбашы иң элек студент отрядлары эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен чагылдырган күргәзмәләр белән танышты.

"Хәерле көн, беренче чирата, студент отрядларының ветераннары,- дип сәламләде ул форумда катнашучыларны. - Бүген монда 1200 делегат катнаша диделәр. Билгеле, ел саен 10 мең кеше - көчле армия - республиканың төрле проектларында катнаша. Без моны тоябыз да, күрәбез дә".

Рөстәм Миңнеханов әлеге проектларда катнашу кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләвен дә әйтеп узды.

"Кеше тормышының һәр этабы мөһим: балалар бакчасы, мәктәп. Сезнең - студентлар һәм студент отрядлары кебек мондый проектларга алынуыгыз, команда белән эшләү, күнекмәләр алу, тәҗрибә туплау, үзегезне сынау бу. Минем уйлавымча, бу этапны үткән кеше бәяләп бетермәслек тәҗрибә туплый. Дөрес, сез бик күп файдалы гамәлләр кыласыз, алар ил өчен дә, республика өчен дә, вузларыгыз һәм үзегез өчен дә бик кирәкле. Матди мөмкинлекләрегез ачыла",- диде илбашы.

Президент үз чыгышында студентларның хезмәт отрядларына ярдәм итәчәген билгеләп узды.

"Без студент отрядларына бәйле юнәлешләргә ярдәм иттек, ярдәм итәбез һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Төзелеш отрядларында катнашу проектларыгыз да, экологик юнәлешләр дә, һичшиксез, ярдәм алачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүзен йомгаклап, Президент, форумда катнашучы һәркемнең лидер булуын әйтте.

"Бүген безгә илебез һәм республиканы чәчәк аттыру өчен яңа лидерлар формалаштырырга кирәк", - диде.

Рөстәм Миңнеханов республиканың студентлар отряды үзәге җитәкчесе Ринат Садыйковка "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычы тапшырды.  Шулай ук илбашы кулыннан "2017 елның иң яхшы студентлар хезмәт отряды" җиңүчеләре - Казан дәүләт энергетика университетының студентлар отряды Гран-При алды. Отряд 150 мең сум күләмендәге акчалата премиягә ия булды.

Студент хезмәт отрядларын Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та котлады.

"Илебез эшче кулларга мохтаҗлык кичергән дәвердә, студентларның хезмәт отрядлары төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, илебез, республика үсешенә зур өлеш кертте", - диде министр.

Ул шулай ук студент отрядларының актив лидерларына министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.

Бәйрәмдә студент хезмәт отрядларының җирле штабы ел җиңүчесе - 130 мең сум, вуз штабы җиңүчесе - 100 мең сум премия белән бүләкләнде. Елның иң яхшы отрядлары (төзелеш, ерак йөрешле поездларны озата баручылар, педагогия, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы, профильле) 50 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булды. Моннан тыш, “Ел командиры”, “Ел комиссары”, “Иң яхшы мастер/методист”, “Белем бирү оешмасының иң яхшы хезмәткәре” кебек аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләрне билгеләп, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Студент хезмәт отрядлары эшчәнлеген яктырткан журналистлар да билгеләп үтелде. "Татар-информ" хәбәрчесе Чулпан Шакирова "Интернет-басмаларда иң яхшы язма" номинациясендә лауреат булды.

"Татар-информ" Татарстанда ун меңнән артык студент хезмәт отрядларында катнашкан, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100