Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда сәнәгать иминлеге югары дәрәҗәдә тәэмин ителә»
Бу хезмәткә эшләре өчен рәхмәт белдерәм - ТР Президенты
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе Татарстанда сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча шактый эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.
«Казаньоргсинтез» ААҖ базасында узган коллегия эшендә шулай ук Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә, Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикалары территорияләрендә 60 идарә контролендәге меңгә якын оешма урнашкан. 2014 елда ведомство тарафыннан барлык күзәтчелек юнәлешләре буенча 10 меңнән артык тикшерү уздырылган, монда 55 меңнән артык хокук бозу ачылган, 50 млн сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка 3 меңнән артык физик һәм юридик зат тартылган. Шулай ук 134 предприятие эшчәнлеге туктатылган.
Борис Петров сәнәгать иминлеге өлкәсендәге бурычларга һәм проблемаларга тукталды. Шулай ук Б.Петров җайланмаларның искерүе мәсьәләсенә дә кагылды. Аның сүзләренчә, искергән җайланмаларны яңартуга шуларның милекчеләрен стимуллаштырырга кирәк.
«Генерирующая компания» ААҖ инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән компаниянең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев чыгыш ясады. «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары – баш геологы Рәис Хисамов Татарстан нефть ятмаларында геодинамик полигоннарда системалар булдыру проблемалары турында хәбәр итте.
Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Идел буе предприятиеләренең тикшереп тору хезмәтләренә контрольне көчәйтергә кирәк, дип мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында искә төшергәнчә, республика икътисад күләмнәре буенча Россиядә бишенче урында тора һәм үсешен дәвам итә. «Безнең барлык гамәлгә ашырыла торган эре проектларыбыз Ростехнадзор контролендә, - диде Президент. – Универсиадага әзерлек, нефть комплексы сәнәгать объектларын төзү Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең дәрәҗәсен җитди арттырды. Минемчә, Татарстанда сәнәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе югары дәрәҗәдә хәл ителә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Ростехнадзор гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча зур эш алып бара. Мин бу хезмәткә эшләре өчен рәхмәт белдерәм һәм Идел буе идарәсенә Ростехнадзор тарафыннан да, республика тарафыннан да төрлечә ярдәм күрсәтелер дип ышанам».
Бу коллегия утырышы хакында ТР Президенты матбугат хезмәтендә белдерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз