Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанда производство командирлары иминлегебезне тәэмин итә"
Татарстанда 2016 елның иң оста җитәкчеләре бүләкләнде.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Корстон" комплексында узып баручы 2016 елның иң яхшы җитәкчеләре бүләкләнде. "Ел җитәкчесе-2016" тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары катнашты.
Тантаналы чара Ту-154 очкычы фаҗигасе корбаннарын искә алу хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланып китте. Искәртеп үтик, бүген Россиядә илкүләм матәм көне игълан ителгән иде. Шунлыктан, тантананың форматы, башка еллардан аермалы буларак, үзгә, җырсыз-биюсез уза. Рөстәм Миңнеханов та чыгышында шул хакта билгеләп узды. "Бу чараны тантаналы рәвештә бәйрәмчә итеп үткәрергә теләсәк тә, аның форматын үзгәртергә мәҗбүр булдык, моңа аңлау белән карауны сорыйм, чөнки кичәге фаҗига барыбызга да кагыла. Әле безнең республикадан да анда ике кеше булган. Аларның туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз", - дип белдерде Президент.
Рөстәм Миңнеханов конкурсның 16 нчы тапкыр уздырылганын искәртеп, анда безнең республика, ил масштабында зур уңышларга ирешкән кешеләр бүләкләнүен әйтте. "Илдә икътисадның бераз түбәнәюе күзәтелсә дә, быел позицияләрне саклап кала алдык. Без сәнәгый җитештерүчәнлек буенча 103,6 процентлык үсештә, тулаем продукт күләме буенча үсешкә ирештек, төп капиталга инвестицияләр дә былтыргыдан аз булмас дип ышанам. Барлык республика программаларына быел бюджет буенча йомгак ясалды, барлык ниятләнгән планнар чынга ашты. Әлбәттә, республиканың инвестицияләр җәлеп итүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Күп кенә күрсәткечләр буенча Татарстан илдә лидер һәм үрнәк, моңа икътисадыбыз нәтиҗәсендә ирешелде. Производство командирлары, безнең коллективлар иминлегебезне тәэмин итә. Шул ук вакытта без округта иң зур салым түләүче дә. Әгәр кемгәдер Татарстан федераль үзәктән бик күп алган кебек тоелса, алар нык ялгыша, без, киресенчә, федераль бюджетка бик күп акча кертәбез. Безнең барлык яңа производстволар, нефть химиясе, машина төзү комплекслары илебезнең иминлеге хакына хезмәт куя", - дип Президент республика үсешенә өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов компанияләрнең икътисадка өлеш кертеп кенә калмыйча, төрле социаль проектларда актив катнашуларын да белдерде. Аның әйтүенчә, һөнәри спорттагы казанышлар да безнең компанияләрнең тырышлык нәтиҗәсе.
"Республикада су саклау зоналары, парк һәм скверларны төзекләндерү буенча зур эш башкарыла. Безнең компанияләр бу эштә дә актив катнаша", - диде Президент.
Ул чыгышында, шулай ук, киләсе елга да үсеш перспективалары зурдан күзалланган заводларны санап үтте. "Бүген безнең энергетика комплексына бик күп инвестицияләр салына. Газ-транспорт схемасы буенча зур эш алып барыла, чөнки без газны иң күпләп кулланучыларның берсе. Бездә кимү түгел, үсешкә планнар зур", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов депутатларның, төрле конфессия вәкилләренең дә үсешкә өлеш кертүен билгеләп узып: "Уртак тырышлык белән генә бүгенге нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Тынычлык, татулык - уңышның нигезе", - диде.
Чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов "Югары көндәшлеккә сәләтлелек", "Инвестицион активлык өчен", "Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен", "Югары социаль җаваплылык өчен", "Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен", "Фәнни-тикшеренү, тәҗрибәи-конструкторлык һәм проект эшләрен гамәлгә ашырган өчен", "Кече (урта) бизнес предприятиеләре белән уңышлы идарә иткән өчен", "Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары формалаштырган өчен", "Яңа производство булдырган өчен" номинацияләрендә җиңгән 27 җитәкчене бүләкләде.
Алар арасында "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, "Казан Гипронииавиапром" җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомиров, "Татэнергосбыт" компаниясе җитәкчесе Рифнур Сөләйманов һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз