news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда полилингваль комплекслар төзү проектын Путин да хуплады

Татарстанда 2022 елга Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда полилингваль комплекслар төзү проектын Путин да хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен төзү проектын РФ Президенты Владимир Путин да хуплаган. Россия вице-премьерларына әлеге уңайдан тиешле йөкләмәләр бирелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге инициативаны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады, вице-премьерларга тиешле йөкләмәләр бирелде, безнең идеяләр гамәлгә ашырылсын өчен федераль министрлыклар белән дә эш алып барылырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, республика мәгариф системасының дөньякүләм таләпләргә җавап бирүе зарур. «Татарстан өчен балаларның үз туган телләрен, ким дигәндә инглиз телен һәм ике чит телне белүе мөһим. Моның өчен тиешле система булдырырга, методология әзерләргә һәм, әлбәттә инде, туган телләрне укыту системасын камилләштерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Шунлыктан мин «Яңарыш» фондының инициативасын тулысынча хуплыйм. Минтимер Шәрип улы бу теманы бик дөрес күтәрде. Әлеге белем бирү комплекслары базасында без үзебезнең бөтен мәгариф системасын камилләштерәчәкбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты республикада полилингваль белем бирү комплекслары челтәре төзү турында киңәшмә үткәрде. Аларда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Полилингваль белем бирү комплекслары ЮНЕСКО Ассоциацияләнгән мәктәпләре халыкара системасы белән хезмәттәшлек итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100