news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда пляжларны төзекләндерү программасын эшләргә йөкләмә биргән

Татарстан Президенты муниципалитетларга халыкның су янында массакүләм ял итү урынын сайлау һәм җиһазлау белән шөгыльләнергә йөкләгән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда пляжларны төзекләндерү программасын эшләргә йөкләмә биргән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казань, 23 августа, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел узган киңәшмәдә республика сулыклары янында халыкның куркынычсыз ялын оештыру проблемасын хәл итүне йөкләде. Яңа программаны якындагы өч елда гамәлгә ашыру зарур.

Татарстан Хөкүмәте Йортында бүген узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, ел башыннан алып респубика сулыкларында 70 кешенең гомере өзелгән, шул исәптә балалар да. Узган ел 62 кеше су корбаны булган. Фаҗигале хәлләрнең төп сәбәпләре - исерткеч эчемлекләр куллану һәм җиһазланмаган урында коену.

«Икенче сәбәпне бетерү өчен, комлыкларны төзекләндерү эше алып барырга тәкъдим ителде», — дип ачыклык кертте Галимова. Татарстан лидеры йөкләмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, шулай ук ярдәмчесе Наталия Фишманга биргән. Аларга җәмәгатьчелек киңлекләрен төзекләндерү проектларының бер өлеше булачак программаны гамәлгә ашыру концепциясен эшләргә кирәк булачак.

Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм тәҗрибәгә мөрәҗәгать итәргә һәм су сыйфаты начар булган урыннарда ачык бассейннар җиһазларга тәкъдим итте. “Алдынгы илләрдә ул кулланыла, буш урынга бассейн куела һәм шундый ял урыннары оештырыла. Президент шундый вариантны карарга тәкъдим итте. Мөгаен, кызыксынган инвесторлар бардыр”, - диде Галимова.

Мондый объектларны эшләргә теләгән инвесторларга респубика ташламалар карарга әзер. Хәзер бу мәсьәлә карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot