Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Мисыр белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча план әзерләнде
Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркемен җитәкли.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге илчесе Ихаб Әхмәд Талаат Наср белән очрашты. Алар хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мисыр безнең өчен бик тә кызыклы, без үзара хезмәттәшлекне киңәйтү, машина төзелеше, фармацевтика, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтү, шулай ук азык-төлек, җиңел сәнәгать товарларын республикага кертү буенча чаралар планы әзерләдек», - диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты Мисырның Россия өчен мөһим хезмәттәш булуын, дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Әбдел Фәттах Әс-Сисинең даими очрашып торуын билгеләп үтте.

«Илләребезнең бергәләп эш итүе дөньядагы кризислы, конфликтлы вакыйгаларны җайга салуга юнәлдерелгән. Без хезмәттәшлекне халыкара дәрәҗәдә киңәйтүгә мөмкинлек биргәннәре өчен Россия һәм Мисыр җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле. Татарстан Республикасы Мисыр белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты илче белән әңгәмә вакытында 2018 елның октябрендә Каһирәгә эш сәфәре белән баруын һәм Мисыр Президенты Әбдел Фәттах Әс-Сиси белән очрашуын билгеләп үтте. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге хакында да фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз