Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Махсус машина төзелеше үзәген ачуда катнашты
«ПОЗиС» акционерлык җәмгыятендә Махсус машина төзелеше үзәген булдыру якынча 4 млрд сумга төшкән.
(Казан, 21 сентябр, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда «Ростех» компаниясе Махсус машина төзелеше үзәген ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
«ПОЗиС» акционерлык җәмгыятендә Махсус машина төзелеше үзәген булдыру якынча 4 млрд сумга төшкән. Шулардан 1 млрд сумы компаниянең үз акчалары. Бүген бу хакта Үзәкне ачу тантанасында «Ростех» ДК башлыгы Сергей Чемезов хәбәр итте.
«ПОЗиС» Россиянең авиация, диңгез һәм коры җир артиллерия системалары өчен аз калибрлы сугыш припаслары җитештерә. Ул гранатометлар өчен гранаталар җитештерә. Бу БДБдәге бердәнбер җитештерү», – диде Сергей Чемезов тантанада.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу предприятие – ил оборонасы өчен мөһим стратегик предприятиеләрнең берсе.
«Махсус машина төзелеше үзәге яхшы рентабльле конкуренциягә продукция җитештерүгә ярдәм итәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Предприятиенең җитештерү циклы ябык – ул гильза һәм снарядлар әзерли, шулай ук аның сугыш припасларын сынау өчен полигоны да бар.

- Проект «2011-2020 елларга РФ оборона-сәнәгать комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылган. Үзәккә инвестицияләр күләме – 4 млрд сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз