news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда коронавирус вазгыяте тотрыкланды

Бүгенгә 2,2 млн кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республикада коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте тотрыкланды. Кешеләрнең гомерен саклап калу өчен вакцинацияне дәвам итәргә кирәк.

Аның сүзләренчә, инфекция таралу вазгыте республика җитәкчелегенең даими контролендә тора. Бу хакта ул республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән үткәрелгән йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

«Минем һәр иртәнге киңәшмә ковидтан башлана. Хәзер вазгыять тотрыкланды, авыручылар саны кими. Гомумән, ил буенча да бездә вазгыять начар түгел, әмма 1 416 кешене югалттык. Һәр көнне кешеләр үлә», — диде Миңнеханов.

Үлүчеләрнең күпчелеге — вакцинациянең мөһимлеген җитди кабул итмәүчеләр.

«Без вакцинация узарга, сәламәтлеккә сак карарга кирәк дип әйтәбез. Вакцина бар, вакцинация өчен кирәкле әйберләр барысы да бар. Бүгенгә 2,2 млн кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Ковид белән авыручылар кимүгә, прививка ясатырга теләүчеләр кими. Кызганыч, бөтен кешегә дә вакцинациянең мөһимлеген аңлатып булмый», — диде Рөстәм Миңнеханов.


news_right_1
news_right_2
news_bot