Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кибет һәм автолавкалар эшчәнлеген җайга салырга кушты
Президент күчмә сәүдә өлкәсендә Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнарын алдынгы булуын әйтте.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада кибет һәм автолавкаларның бер өлеше табыш китерми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре очрашуында аларның эшчәнлеген җайга салу тәкъдиме белән чыкты.
«Бездә барлыгы 121 автолавка эшли. Әмма аларның күпме һәм нинди табыш күрсәтүләрен белергә кирәк. Без автолавкаларны матурлык өчен сатып алмыйбыз. Кайбер районнарда автолавкалардан продукция зур күләмдә сатыла, кайберләрендә юк. Бу вазгыятьне күзәтергә һәм сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — диде ул.
Президент мондый төр сәүдәнең табышына да игътибар итәргә кирәклеген әйтте. «Уртача алганда, елына 3 млн сум чамасы табыш чыга. Күчмә сәүдә буенча Питрәч, Әтнә, Чүпрәле районнары алдынгылар рәтендә. Шул ук вакытта бүген банкротлыкка чыккан автолавкалар да бар», — дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыл җирлегендә сәүдә өлкәсенә зур игътибар бирә. «Соңгы өч елда 97 кибет төзелде. Быел тагын 16 объект файдалануга тапшырылачак», — диде ул.
Президент райпо кибетләре мөлкәтен нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен дә күтәрде. «Барлык объектлар кулланучылар кооперациясе системасында файдаланырга тиеш», — дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз