news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда капиталь ремонт барышын тикшерде

Татарстан Президенты тармак хезмәткәрләрен Төзүчеләр көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда капиталь ремонт барышын тикшерде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә ярдәмендә киңәшмә үткәрде һәм республикада капиталь ремонт барышын тикшерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш, архитектура, һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада торак йортлар, мәктәп, балалар бакчасы, ресурс үзәкләре, яшүсмерләр клублары, муниципаль архивлар, медицина учреждениеләре һ.б. капиталь ремонт бара, диде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлыйлар. «Уңайлы мохит» һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин ягып җылыту сезонына әзерлек план буенча һәм тотрыклы узуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен Төзүчеләр көне белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot