news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ике нефтьче истәлегенә барельефлар ачты

“Ветераннар истәлеген мәңгеләштерү – бик тә игелекле акция”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты

(Лениногорски районы, 27 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Татарстан Президенты Татарстанның Лениногорски муниципаль районында нефтьчеләргә ике барельеф ачуда катнашты.
“Бүген без гомерләренең зур өлешен республиканың нефть тармагына багышлаган кешеләргә ике мемориал ачтык, - дип ассызыклады республика башлыгы. – Безнең нефть тармагы базасын формалаштырган нефтьчеләр плеядасы нәтиҗәсендә, 60 елдан соң “Татнефть” ААҖ илнең иң нәтиҗәле һәм инновацион компанияләреннән берсе санала”.
“Ветераннар истәлеген мәңгеләштерү – бик тә игелекле акция”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Тантаналар “Татнефть” компаниясенең 60 еллыгына багышланды.
ТР Президенты Зеленая Роща авылында Рәфхәт Миңгәрәев истәлегенә барельеф ачуда катнашты. Башкортстанда туып-үскән яшь инженер-механик җитештерү-техник бүлекнең башлыгы итеп билгеләнә, соңрак Шөгер эреләндерелгән нефть промыселын (“Татнефть”нең тарихы шуннан башланып китә) төзи һәм аңа җитәкчелек итә.
Тимәш авылында Татарстан башлыгы Әкълим Мөхәммәтҗанов истәлегенә барельеф ачты. Нәкъ менә биредә 3 нче скважина дөньяга Ромашкино нефть ятмасы ачылуы хакындагы хәбәрне җиткерә. Ә.Мөхәммәтҗанов катлаулы 80 нче елларда “Татнефть” берләшмәсен җитәкли, ә 90 нчы елларда СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары була.
Тантана кысаларында Рөстәм Миңнеханов Зеленая Роща авылының Горький исемендәге мәктәбе директорына “Фиат Дукато” микроавтобусын алу өчен сертификат, шулай ук 10 компьютер һәм интерактив такта, Тимәш урта мәктәбе директорына автомобиль алу өчен сертификат һәм өч комплект интерактив такта тапшырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100