news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда икътисад штат режимында бара

Республикада нефть химиясе өлкәсе үсеше татарстанлыларның иминлегенә уңай йогынты ясаячак, дип ышана Татарстан Президенты.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда икътисад буенча барысы да штат режимында бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм матбугат чаралары журналистлары белән очрашуда белдерде.

“Гомумән республика киләчәктә үсеш алу өчен яхшы потенциалга ия. Безнең 38 республика программасы билгеләнгән, юллар һәм объектлар төзиячәкбез. Түбән Камада бик зур программа. Нефть химиясе комплексына зур инвестицияләр килә”, - дип сөйләде Миңнеханов.

Республикада нефть химиясе өлкәсе үсеше татарстанлыларның иминлегенә уңай йогынты ясаячак, дип ышана Татарстан Президенты.

“Нефть чыгару һәм эшкәртү, сәнәгать мәйданчыклары эше белән бәйле барлык мәсьәләләр хәл ителгән”, - дип билгеләп үтте республика лидеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot