Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда икътисад үсеше турында Дмитрий Медведевка сөйләде
Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашуда төбәктәге икътисад үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте җитәкчесенә төбәктәге социаль-икътисади вазгыять, икътисад үсешенең төп күрсәткечләре, шулай ук республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Моннан тыш, очрашуда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда «Иннополис» проектын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән, Иннополис инновацион шәһәр үсеше, Иннополис университетының агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз