news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы Юй Гоан белән очрашты. Очрашу республика лидерының Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Weichai Power заводы территориясендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүген Россия белән Кытай арасында күпьяклы стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан, диде Татарстан Президенты. Россия һәм Кытай җитәкчеләре үзара багланышларны, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерүдә  тырыша.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Шаньдун провинциясе Халык Хөкүмәте арасында 2008 елда имзаланган сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешүдә ике якның төп юнәлешләре һәм өлкәләре күрсәтелгән. Республика лидеры үрнәк итеп Шаньдунның Haier корпорациясе белән элемтәдә булуны белдерде. Аерым алганда, көнкүреш техникасы җитештерүче Кытай компаниясе Татарстан территориясендә суыткыч корпорациясе чыгару заводы ачты. Киләчәктә кер юу машиналары җитештерү буенча тагын бер линия эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Аның сүзләренчә, Шандуньның Weichai Power компаниясе һәм Татарстанның “КАМАЗ” заводы арасында машина төзелеше өлкәсендә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган.

Weichai Power һәм "КАМАЗ” арасында партнерлык мөнәсәбәтләре алга таба да үсеш алачагына өметләнәм” , - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнезанов һәм Кытай компаниясе белән судно төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.

Очрашуда нефть эшкәртү, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы, туризм һәм гуманитар өлкәләрдә төбәкара элемтәләрне үстерү турында да фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100