news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерергә өндәде

Кыйммәт булмаган маршрутлар һәм республиканың бай табигате башка төбкәрләрдән туристларны җәлеп итәчәк, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерергә өндәде
tatarstan.ru

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда эчке туризмны үстерү эшен активлаштырырга кирәк. Республиканың өстенлекләре – бай һәм матур табигать, шулай ук туристлык маршрутлары кыйммәт түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Икътисад министрлыгы белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер әйтте.

Минзәлә районының спорт-савыктыру комплексы җитәкчесе докладын тыңлагач, Татарстан Президенты республика туризмын үстерүгә игътибарны юнәлтте.

«Безнең эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. Алайса без туристлык фирмалары белән генә эшлибез, ә үзебезнекеләрне җәлеп итәргә, аларга ярдәм кирәк. Әгәр Вятка яки Кама буенча узсак, анда туристлар күп. Барысын да матур итеп тәкъдим итәргә кирәк, бу – матур бизнес», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның табигате бай, республикада яшәүчеләр моңа күнеккән һәм еш кына аны күрмиләр дә, диде ул.

«Ә читтән килгән кешеләр шакката, сездә урманнар күп диләр», — диде Татарстан Президенты.

Татарстанда Биектау, Арча һәм башка юнәлешләрдә 15-20 чакрымга сузылган кызыклы маршрутлар бар, диде ул. Алар бик мөһим, чөнки кыйммәт тә түгел, популяр. Нәкъ менә шул юнәлешләр башка төбәкләр туристларын җәлеп итәргә мөмкин.

«Бу биш йолдызлы кунакханә түгел, барысы да бик әйбәт һәм гади. Ә җәй көне күп кеше табигатькә якын булырга тели», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100