news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча программа булдырырга кушкан

«Белгечләрнең бердәм тырышлыгы белән туризм тармагы үсеше өчен яңа җирлек табылыр дип ышанам», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча программа булдырырга кушкан
Владимир Васильев

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча программа булдырырга кушкан. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында сөйләде.

«Эчке туризм буенча махсус программа әзерләнә, белгечләрне чакырдым. Эчке туризм әле үсә генә башлады», — диде Президент.  

Ул Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Ивановка һәм экотуризм проектлары кураторы Оксана Саргинага республикада эчке туризмны үстерү өчен программа эшләүне йөкләгән. «Белгечләрнең бердәм тырышлыгы белән туризм тармагы үсеше өчен яңа җирлек табылыр дип ышанам», — диде. Рөстәм Миңнеханов якын арада Сергей Иванов программа буенча мәгълүмат җиткерәчәген әйтте.

Президент Балык Бистәсендә бер инвесторның кызыклы проект булдырганын мисалга китерде. «Аңа юл төзү мәсьәләсен сөйләшкән идек. Без ярдәм иттек. Вак таш түшәлде, анда бик матур урында кызыклы җәнлекләре бар. Шундый шәп үзәк булдырган. Андый кешеләребез күп», — диде.

Миңнеханов Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балык тоту комплексын да мисалга китерде. Кама Тамагы, Тәтештә дә туристлар, аучылар, балыкчылар өчен кызыклы урыннар булуын әйтте. «Экотуризм буенча актив эш бара. Мәсәлән, „Тукай юлы“. Идел, Кама, күл, урманнар бар. Татарстанда сигез районда тәртипкә китерерлек уникаль урыннар күп. Ике ел эчендә шушы юнәлештә эшләячәкбез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100