Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда чыгарыла торган полимерларның 20 процентын биредә үк эшкәртергә кирәк”
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда чыгарыла торган полимерларның 20 процентын биредә үк эшкәртергә кирәк”
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында республика өчен перспективалы булган кайбер проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.
Республикада углеводород чималын киләчәктә эшкәртүне оештыру юнәлешләре перспективалары турында доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин чыкты. Хәзерге вакытта холдинг белгечләре тарафыннан 5 елга исәпләнгән нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы әзерләнә. Биредә республика компанияләре тарафыннан җитештерелә торган полимер продукцияләрен җитештерүне үзләштерүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөмкинлекләр исәпкә алыначак. Мисал өчен, “Түбән Кама Нефтехим” тиздән “пластмасса короле” дип атала торган полипропилен җитештерә башлаячак. Түбән Камада “Татнефть” тарафыннан тормышка ашырыла торган нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзү проекты полиэтилентерефталат чыгаруны күз алдында тота. Рафинат Яруллин шулай ук республикада тормышка ашырырга мөмкин булган башка проектлар турында да хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренә, кече һәм урта бизнесны да кертеп, әлеге эшкә керешергә тәкъдим итте. ТР Премьер-министры сүзләренчә, җитештерелә торган полимерның 20 проценттан да ким булмаган өлешен республикада эшкәртергә кирәк, бу - өстәлгән бәянең артуына китерәчәк. Өстәвенә, экологиягә өстәмә йөкләнеш булмаячак, чөнки эшләрнең иң “пычрак” өлеше инде башкарылган була. Әлеге мәсьәләне ТР Хөкүмәте утырышына кертү күздә тотыла. Премьер-министр шулай ук Директорлар советының киләсе утырышына республика бюджетына салым түләүләре күзлегеннән чыгып нефть химиясендә тормышка ашырыла торган яңа проектларның нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләне кертергә күрсәтмә бирде.
Түбән Каманың «ТАИФ-НК” предприятиесендә битум җайланмасын модернизацияләүнең барышы турында берләшмәнең генераль директоры Александр Бабынин хәбәр итте. Быел «ТАИФ-НК” «Битурокс» технологиясе буенча 3 мең тонна тауар битумы алырга ниятли. Ул хәзерге Россия стандартларына гына түгел, РФ Транспорт министрлыгының перспективалы таләпләренә дә туры киләчәк. Алда аталган технологиянең өстенлеге шунда ки, җитештерү процессы сыгылмалы булу сәбәпле реакторны туктатмыйча бер сыйфаттан икенчесенә күчәргә мөмкин (мисал өчен, юл маркаларыннан төзелешнекенә).
Миңнебай газ эшкәртү заводында этан бүлеп чыгару күләмнәрен арттыру мөмкинлекләре турында «Татнефть» ААҖнең «Татнефтегазпереработка» идарәсе башлыгы Фәрит Зәкиев сөйләде. Әлеге мәсьәләне тикшерү «Казаноргсинтез» ААҖнең этилен алу өчен чимал буларак этанга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле. Соңгы елларда “Татнефть” Миңнебай газ эшкәртү заводына нефть газы җибәрүне арттырган, шул исәптән аны куллануны киметү хисабына да. Хәзерге вакытта “Татнефть”нең кайбер объектларын нефть газыннан табигый газга күчерү мәсьәләсе тикшерелә, бу - Миңнебай газ эшкәртү заводы өчен өстәмә чимал күләме бирәчәк. Шулай ук чимал эшкәрткәндә этан аеру коэффициентын арттыру мөмкинлекләре дә бар, тик бу производствоны реконструкцияләүгә шактый инвестицияләр кертүне таләп итә, алар хәзерге базар бәяләрендә үзләрен акламаячак. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов этан җитештерүне арттыру кирәклеге турындагы фикерен җиткерде.
Утырышта фикер алышынган тагын бер тема Татарстанда бензиннарга югары октанлы өстәлмә җитештерү өчен биоэтанол – ягулык спирты заводы төзелеше проекты булды. Казакъстанда мондый производство төзү тәҗрибәсе турында ТР Министрлар Кабинеты аппаратының агросәнәгать комплексы бүлеге башлыгы Анатолий Краснов хәбәр итте. Биоэтанол безнең республика шартларында бәрәңге һәм ашлыктан җитештерелергә мөмкин. Утырышта катнашкан Россия биоягулык ассоциациясе директоры Алексей Аблаев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әйләнешкә “биоикътисад” термины кертелгән. Эш шунда ки, әлеге юнәлешне үстерүнең икътисади һәм экологик өстенлекләре белән берлектә социаль нәтиҗә дә бирә, чөнки ул икътисадны диверсификацияләштерүгә китерә. Рөстәм Миңнеханов эш төркеме оештырырга тәкъдим итте, аңарга барлык кызыксынучы оешма һәм предпряитиеләр, шул исәптән «Татспиртпром» да керәчәк. Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг»ның Россия биоягулык ассоциациясенә керү кирәклеге турында да карар кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз