news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда атом-төш медицинасы кластеры төзү турында Давоста сөйләште

Инвестицияләр бәясе чама белән 15 млн евро тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда атом-төш медицинасы кластеры төзү турында Давоста сөйләште
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда атом-төш медицинасы кластеры төзелергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Royal Philips компаниясенең халыкара базарлар буенча директоры Хенк де Йонг белән шул хакта һәм башка медицина проектлары турында Давос форумы кысаларында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Royal Philips компаниясенә, БАРС RМед компанясе белән бергәләп республикада атом-төш медицинасы кластерын үстерү проектында инвестор булырга тәкъдим иткән иде.

Проект яңа профильле медицина үзәге төзүне, Татарстанда һәм Россиядә диагностика буенча өстәмә үзәкләр ачуны үз эченә ала. Казандагы онкология клиникаларына нурлы диагностика һәм дәвалау буенча җиһазлар кайтару планлаштырыла. Инвестицияләр бәясе чама белән 15 млн евро тәшкил итә.

  • Royal Philips Нидерланд компаниясе кардиология, ашыгыч ярдәм һәм өйдә медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар җитештерүдә алдынгы урыннарда, шулай ук энергия саклаучы яктылык җайланмалары, яктырту буенча инновацияле системалар, кайсыбер көнкүреш товарларын җитештерүдә алдынгы булып тора. 

Тагын Рөстәм Миңнеханов United Phosphorus җитәкчелеге белән очрашты. Агрохимик компания - авыл хуҗалыгы культураларын яклау өчен чаралар җитештерүче бөтен дөньяга мәгълүм компанияләрнең берсе, ул химик продукция һәм башка химикатлар җитештерү белән шөгыльләнә. Очрашуда ашламалар җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлек ихтималы каралды.

Рөстәм Миңнеханов форум кысларында «Технологияләрне тикшереп торуның киләчәк чикләре», «Стратегик инфраструктураның киләчәк чикләре», «Региональ дипломатия/Россия-Европа»  сессияләрендә дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100