news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алимент түләттерү буенча эшче төркем төзергә йөкләмә бирде

Яңа структура алиментчылардан бурычларын түләттерү стратегиясен ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә әзерләячәк.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә алиментчылардан бурычларын түләттерү буенча эшче төркем булдырырга йөкләмә бирде. Яңа структураны ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләячәк.

«Төркем составына прокуратура, суд приставлары федераль хезмәтенең төбәк бүлеге һ.б. органнарның вәкилләре керәчәк», - дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат сәркатибе Эдуард Хәйруллин.

Республикада алимент буенча җыелган бурычның гомуми күләме 3 миллиард сумнан да артып китә. Әлеге әҗәтне түләттерүдә нәтиҗәле стратегия булдырырга кирәк, диде Хәйруллин.

Шул ук вакытта киңәшмәдә яңа оештырылган төркемнең атна саен Президент алдында башкарылган эш турында хисап тотачагы турында сүз бармады. «Мондый махсус көн юк. Бу хакта хәбәр итүчеләр мәгълүматны бозып күрсәткән», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100