news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлчылары өчен уку программасы әзерләргә тәкъдим итте

Республика Президенты, тәҗрибә уртаклашу өчен, юл төзелеше өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрне чакырырга әзер

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлүзә Василова). Татарстанда юллар күп төзелә, әмма тәнкыйть кимеми. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

"Юллар - республиканың йөзе, безгә килүчеләр аларга карап, төбәк турында фикер йөртә", - диде ул.

Республика дәрәҗәсендәге 94 юл объектының 54ендә төзү һәм реконструкцияләү эшләре башланды, диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Бу өлкәдә эшләрнең өчтән бере башкарылган, 3 млрд 805 млн сумның 1 млрд 164 млн сумы үзләштерелгән.

Шулай ук план буенча республиканың торак пунктларында да юлларны ремонтлау һәм өске катламын рәтләү эшләре бара. Монда барлык объектларда да эш башланмаган, чөнки бер подрядчы берничә участокта эшли, әмма сезон тәмамланганчы эшләр барлык участокларда да төгәлләнәчәк, дип вәгъдә итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Быел федераль трассалар буенча эш күләме зур. Заказ бәясе 8 млрд сум чамасы тәшкил итә.

"Төп игътибарны эш һәм материал сыйфатына, технологиягә һәм фәнгә бирү зарур. Хәзер юлларга таләпләр бөтенләй икенче", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, алдынгы дөнья тәҗрибәсен кулланырга кирәк.

"Кышкы чорга юл хезмәткәләре өчен уку программасы әзерләргә кирәк. Чит ил белгечләрен чакырабыз. Без юл төзелешенә акча күп сарыф итәбез, ә урыны белән сыйфат канәгатьләндерми", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot