news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан югары уку йортларының рейтингы үсә, ләкин әле эшлисе күп

Татарстан Президенты республиканың югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмалары ректорлары белән очрашты. Әлеге очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика югары уку йортлары ректорлары белән яңа ел алдыннан очрашулар күркәм гадәткә әверелде. "Тулаем 2016 ел ил өчен гади генә булмады, әмма икътисади күрсәткечләр үсә – бу сәнәгать продукциясе күләмнәре дә, төп капиталга инвестицияләр дә, шулай ук яңа предприятиеләр дә ачыла. Һәм бүген бу уңай динамиканы саклап калу мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Югары уку йортлары да күп үзгәрешләр кичерә".

Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларының рейтинглары үсүен дә искәртте. "Шуңа да карамастан, безнең сезнең белән эшебез күп әле", – диде ул. Татарстан Президенты бүген республика Фәннәр академиясенең, Россия Фәннәр академиясенең, республика югары уку йортларының бердәм буын булуына игътибар итәргә кирәк, диде, бу эзлекле эшне иң югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнехановка Татарстан югары уку йортларының Ректорлар советы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирделәр. Аннан соң очрашуда катнашучылар югары уку йортларының матди-техник базасын ныгыту, югары уку йортларының фәнни-тикшеренү мөмкинлекләрен үстерү, югары белем мәктәбенең югары квалификацияле белгечләр әзерләү , талантлы яшьләр белән эшләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100