Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә катнашачак
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгын бүген Казанда эш сәфәре белән көтәләр.
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев Татарстан Яшьләр министрлыгы коллегиясендә катнашырга планлаштыра. Утырышта 2018 ел йомгаклары һәм 2019 ел планнары турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Татарстан Яшьләр министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 ел бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип планлаштырыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
- “Татар-информ”га яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, ул 2019 елда төрле яшьләр төркемнәре белән элемтә булдыруны төп бурыч итеп күрә.
“Яшьләр өчен күп мәсьәләләрне хәл итү мөһим, алар башкаларны да борчый. Бу имин мохит, үз проектларын Татарстан территориясендә тормышка ашыру мөмкинлекләрен эзләү. Нәкъ шуңа күрә безгә төрле яшьләр белән элемтә юлларын булдыру мөһим. Планнарын тормышка ашыруда безнең ярдәм итә алуыбызны алар аңларга тиеш”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз