news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә аеруны хуплады

Ведомствоны бүлү турындагы төп карарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә аеруны хуплады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеру идеясен хуплады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Татарстан Хөкүмәте структурасында үзгәрешләргә килгәндә, андый карар чынлап та республика Президенты тарафыннан кабул ителде. Андый процесс барганлыгын раслыйм”, - дип хәбәр итте ул.

Галимова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якын арада булачак сессиясенә Хөкүмәттән министрлыкны ике ведомствога аеру турында тәкъдим кертеләчәген әйтте. Әгәр депутатларның күпчелеге хупласа, башкарма комитетта яңа орган формалаштыру процессы башланачак. Министрлык җитәкчелеге постына кандидатуралар буенча фикер алышу бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100