news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан — яшь белгечләр өчен уңайлы яшәү урыны

Президент Мәскәү өлкәсеннән Татарстанга кайтырга теләгән яшь белгечкә ярдәм формалары турында сөйләде.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан — яшь белгечләр өчен җайлы яшәү урыны. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында ТР Президенты хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсендә яшәүче тумышы белән Татарстаннан булган яшь педиатр егет соравына җавап биргәндә әйтте

Президент «Авыл табибы» программасы турында сөйләде. Программа буенча, авыл җирлегенә эшкә кайткан, 35 яшькәчә белгечләргә 1 млн сум акча бирелә.

«Республикада социаль ипотека алырга мөмкин. Өч ел дәвамында эшләүче яшь белгечләргә түләү буенча кайбер ярдәм чаралар бар. Без, һичшиксез, сезнең белән элемтәгә керербез, сезнең хезмәт безгә бик кирәк, һәм сезнең белгечлеккә ихтыяҗ бик зур. Сездә Татарстанга кайту теләге булу бик сөендерә. Безнең республика — уңайлы урын, дип уйлыйм», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100